ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе экологлары Буа районында «Россия суы» бөтенроссия акциясенә старт бирделәр

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

Бүген Буа районында экологик икеайлык һәм «Россия суы» бөтенроссия акциясе кысаларында  Зөя елгасының яр буе полосасын санитар чистарту буенча чәршәмбе чарасы узды.

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы тарафыннан «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты гамәлгә ашырыла, аның кысаларында «Россия суы» су объектлары ярларын чүп-чардан чистарту буенча Бөтенроссия акциясе үткәрелә. Ул 2014 елдан бирле үткәрелеп килә һәм елдан-ел үз географиясен киңәйтә.

ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре ТР биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм Буа шәһәренең М.М. Вахитов исемендәге гимназия укучылары белән бергә акциягә кушылдылар һәм Буа районында Зөя елгасының су саклау зонасын чүп-чардан чистарттылар.

Мәктәп укучылары экологлар белән бергә 10 капчыктан артык чүп-чар җыйдылар һәм 2 км-дан артык яр буе полосасын үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International