2023 елның 12 маенда Буа районында яшәүчеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

 

“Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы” ДКУ Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә 2023 елның 12 маенда 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Буа муниципаль районы халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча Буа шәһәре, Жорес урамы, 110а йорт адресы буенча чаралар уздыруны планлаштыра.

Чарада Татарстан Республикасы прокуратурасы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы суд приставлары федераль хезмәте баш идарәсе, Татарстан Республикасы нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.

Алдан язылу өчен телефон: 8(843)74 3-56-41.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International