Буа районында язгы чәчүгә чыктылар. Бүген беренче техника кырда эшләде. Авыл хезмәтчәннәре белән очрашуга иртән район башлыгы Ранис Камартдинов килде, шулай ук мулла да чакырылган иде.
«Безнең игенчеләр бөртекле культуралар чәчә башладылар. Чәчүне уңышлы уздыру һәм мул уңыш җыю өчен мулланы дога кылырга чакырдылар», - дип язды, үз телеграм-каналында Буа районы башлыгы.
Язгы чәчү башланганда мулланы чакыру - күпьеллык традиция. Шул ук көннәрдә Салаватуллин крестьян-фермер хуҗалыгы район кырларында кишер чәчә. Буа районында барысы 43 мең га сабан культуралары, 9,5 мең га шикәр чөгендере, 5 мең гектар көнбагыш чәчү планлаштырыла.