Марат Җәббаров: Буа һәрчак беренчеләрдән булып чәчү эшләрен башлый һәм вакытында тәмамлый

2023 елның 8 апреле, шимбә

Буа районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров килде.

Чәчү барышы белән танышып, Марат Җәббаров хуҗалыклар, КФХ җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Район башлыгы Ранис Камартдинов кыр эшләренең барышы турында сөйләде.

« Көзге культураларны тукландыру 8500 гектар мәйданда, күпьеллык үләннәрне 5350 гектарга  үткәрелгән. Минераль ашламалар туплау 1 гектарга 78 кг актив матдә  туры килә, аларны сатып алу дәвам итә. Барлык культураларның орлыклары белән тулысынча тәэмин ителдек», – диде ул.  

 Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, Буа һәрвакыт беренчеләрдән булып чәчү эшләрен башлый һәм вакытында тәмамлый.

« Барыгызга  да оптималь срокларда кыр эшләрен җайлы, оешкан рәвештә тәмамлауларын телим. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар», - диде ул.

Аннары министр Рәмис Хәсәнҗановның 50 баш сыерга исәпләнгән сөт фермасында булды.

2021 елда ул «Агростартап» проекты буенча 3 млн.сум күләмендә грант отты. Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә елына 250 тонна сөт һәм 15 тонна ит җитештерүгә чыгу планлаштырыла.

Шулай ук Марат Җәббаров Илдар Гималовның кошчылык фермасы белән танышты. 2020 елда ул «Яшь фермер» программасы буенча еллык әйләнеше 10 мең баш булган кош фермасы төзү өчен 3 млн.сум күләмендә грант алды. 2021 елның маенда объект файдалануга тапшырылган. Хәзерге вакытта хуҗалыкта 1000 баштан артык бройлер һәм 500 күркә үстерелә.

 

Эш сәфәре ахырында Марат Җәббаров «БигПак Буа»ҖЧҖ тегү цехында булды. Ул авыл халкын эш белән тәэмин итү максатыннан төзелгән. Бүген монда өч төрле полипропилен капчыклар җитештерелә: орлыклар, ашламалар, керамзит өчен. Агымдагы елның 1 апреленә 6000 данәдән артык капчык җитештерелгән. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International