Экологлар һәм ТР биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре М. М. Вахитов гимназиясе юннатлары белән сыерчык оялары элделәр

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Җылы яктан беренче булып кайтучы бу кошларны юкка гына яз хәбәрчеләре дип атамыйлар.

Бүген М.М. Вахитов  исемендәге гимназиянең 7 сыйныф укучылары кошлар белән очрашуга әзерләнде. Балалар кошлар өчен оялар ясадылар.

Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре укучыларга сыерчыклар турында күп яңалыклар сөйләделәр. Мәсәлән, күп кенә  сыерчыклар  үзләре туган, кеше яшәгән урыннарына, үз йортларына кайталар. Ә яңа оя коручыларга нишләргә? Нәкъ менә алар өчен без агачларга яңа ояларыбызны эләчәкбез. Белгечләр шулай ук балаларга сыерчык оясын нинди материалдан ясарга ярамаганлыкны, кошларга уңайлы булсын өчен, ул нинди зурлыкта булырга тиешлеге турында сөйләделәр.

Сыерчык ояларын  элергә гимназистлар  декабрист В.П. Ивашев исемендәге паркка чыгалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International