Өлкәннәр белән эшләүдә уен терапиясе

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

«Демография»  илкүләм проектының «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында Буа муниципаль районында «Гармония» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә уен терапиясе ярдәмендә өлкән яшьтәге һәм инвалид аз хәрәкәтләнүче гражданнарның ялын оештыру һәм аларның иҗади потенциалын тормышка ашыру буенча эш дәвам итә. Социаль эш буенча белгеч И.Р. Шәрипова тәрбияләнүчегә «Диңгез сугышы» уенын тәкъдим итә, алар яшь чакта ничек уйнаганнарын искә төшерәләр.

«Диңгез сугышы» уены яхшы билгеле һәм популяр. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен уенның кыйммәте шунда ки, ул логик фикерләүне үстерә, акылның ачыклыгын һәм җанлылыгын сакларга ярдәм итә.

Өйдә социаль хезмәтләр алучылар өстәл уеннарының файдасын билгелиләр кәеф һәм хәтер яхшыра диләр. Өлкән яшьтәге гражданнар уңай эмоцияләр белән тулыланып, мондый чараларны ешрак үткәрергә теләк белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International