Урман фонды җирләре территориясендә Татарстан Республикасы чикләрендә янгын куркынычы сезоны ачылды

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә тотрыклы җылы һава торышы һәм кар катламы эрүгә бәйле рәвештә, шулай ук Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының Татарстан Республикасы ландшафт территорияләрендәге термик нокталар мәгълүмати мониторингы системасы ярдәмендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының  2023 елның 31 мартындагы боерыгы  176-осн номерлы боерыгы нигезендә  1 апрельдән Татарстан Республикасы чикләрендә урман фонды җирләрендә янгын куркынычы сезоны ачылды.

Исегезгә төшерәбез, урман янгыннары белән бәйле гадәттән тыш хәлләрне бетерү максатларында, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә, торак пунктларның запас җирләрендә кипкән үлән үсемлекләрен, камылларны, үсемлек калдыкларын яндыру тыела.

«Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу дәүләт программасының 7 һәм 8 нче кушымталарына үзгәрешләр кертү турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  2021 елның 6 апрелендәге   550 номерлы  карарына ярашлы рәвештә, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре коры үлән яндыруны тыюны үтәмәгән өчен җаваплылыкка тартылганнар субсидияләр алу мөмкинлегеннән мәхрүм ителә.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  2020 елның  7 октябрендәге 1614 номерлы карары белән расланган урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең 10 пункты нигезендә дәүләт хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына, учреждениеләргә, оешмаларга, башка юридик затларга, аларның оештыру-хокукый формаларына һәм милек формаларына карамастан, крестьян (фермер) хуҗалыкларына, иҗтимагый берләшмәләргә, шәхси эшмәкәрләргә, вазыйфаи затларга, Россия Федерациясе гражданнарына, чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган, урман янындагы территориягә ия булган, файдаланган һәм (яки) аның белән идарә иткән кешеләргә, кар катламы эрегән көннән алып көзге яңгырлы һава торышы урнашканчыга кадәр яки кар катламы барлыкка килгәнчегә кадәр  коры үлән үсемлекләре, урып-җыю калдыкларын, җитештерү һәм куллану калдыкларыннан һәм башка янучан материаллардан 10 метрдан да ким булмаган киңлектәге полосада чистартуны тәэмин итәргә яки янгынга каршы урманны минеральләштерелгән полоса киңлеге 1,4 метрдан да ким  булмаган яки башка янгынга каршы барьер белән аерып алырга кирәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International