20 апрельдә кече һәм урта эшкуарлык вәкилләрен «Кытай: экспорт мөмкинлекләре» вебинарына чакырабыз

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм  проекты чаралары кысаларында  Министрлыкка караган «ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясе 20 апрельдә 10: 00 сәгатьтә республиканың кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен «Кытай: экспорт мөмкинлекләре» темасына вебинар үткәрә.

Вебинар кысаларында Кытай белән бизнес төзү тәртибе мәсьәләләре җентекләп яктыртылачак, чит ил партнерлары белән эшләүнең гамәли инструментлары һәм методикалары тәкъдим ителәчәк. Спикер Кытайга экспорт үзенчәлекләре турында сөйләячәк, проблемалы мәсьәләләрне хәл итәчәк, аларны хәл итү юлларын табарга ярдәм итәчәк, шулай ук Кытай контрагентлары белән эшләү буенча бәхәсле моментларны юридик яктан да карыячаклар. Шулай ук продукцияне сертификацияләү, интеллектуаль милекне яклау, Кытай Халык Республикасы территориясендә сәүдә маркасын теркәү һәм адаптацияләү мәсьәләләре дә вебинар темасында.

Чарага теркәлү МСП.РФ  платформасы аша 2023 елның 20 апреленә (хезмәтнең исеме «Сервисы» - «Региональные меры поддержки» - «Получить поддержку» - указать регион и Ваш бизнес - «Для всех» - «Показать» - «Запись на участие в вебинарах для экспортеров»). Теркәү һәм катнашу мәсьәләләре буенча Овсянниковой Янага +7 (843) 222-90-60 (өстәмә 272) телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Эшмәкәрләрнең спикерга практик сораулар бирү мөмкинлеге булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International