17 апрельдән 10 майга кадәр Татарстанда чүп-чар, үлән яндыру һәм шашлык кыздыру тыела.

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

Бу көннәрдә  республикада янгынга каршы махсус режим гамәлгә керә. Бу хакта бүген Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе башлыгы Максим Трущин сөйләде.

«Һәр районда янгыннан саклау хезмәткәрләреннән, җирле үзидарә органнарыннан, ирекле янгын сагыннан профилактик төркемнәр төзелде. Бу коры үләнне һәм чүп-чарны вакытында чистартуны, табигый янгыннарны булдырмый калуны, үләннәрне яндыруны, билгеләнмәгән урыннарда чүп-чар яндыруны, шулай ук ут төртүләрне булдырмауны һәм янгынны вакытында ачыклауны контрольдә тоту өчен башкарылган», - дип сөйләде ул.

Идарә башлыгы сүзләренчә, патрульлек итү нәтиҗәсендә коры үлән һәм чүп-чар янган 93 очрак булдырмый калган.

Коры үләнгә ут төртүгә юл куймау, авыл җирлекләре башлыкларына һәм янгын хезмәтләренә оператив җавап бирү мәсьәләләре Буа муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясе утырышында да каралды.

Буа янгын сүндерү-коткару бүлеге башлыгы Нияз Садыйков янгын чыгу очраклары турында хәбәр итте.

-Әйдәгез бергәләп эшлик. Безнең шалтыратуларга җавап бирүегезне һәм хәбәрләрнең дөреслеген билгеләүдә ярдәм итүегезне сорыйм. Көнгә янгын турында 8 хәбәр килә, термонокталар теркәлә, алар кайчак ялган булып чыга. Янгын сүндерү техникасы берәмлекләре санын исәпкә алып, кайбер җирлекләрнең шәһәрдән ерак булуын урыннарда янгын чыгу турындагы хәбәрләргә аерым игътибар итүегезне сорыйм. Ялган чакыруга чыкканда чыннан да куркыныч сигналны кулдан ычкындырырга һәм кадерле вакытны югалтырга мөмкинбез. Ә янгын вакытында ярдәм күрсәтү өчен һәр минут мөһим.

Чакырылган кешеләргә халык, крестьян-фермер хуҗалыклары, агрофирмалар белән корыган үләнгә ут төртүне булдырмау турында агитация эшен дәвам итәргә кирәклеге турында аңлаттылар. Ут - тиз контрольдән чыга, шуңа күрә катгый рәвештә тыюларны   үтәргә кирәк. Коры үлән яндырган өчен җаваплылыкка тартачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International