Беренче эш итеп Ринат Садыйковны актив мобилизацияләнүчебез белән таныштырдылар. Сез дә аны беләсез: ул хезмәттәшләре белән бергә хатын-кызлар өчен 8 мартта котлау язды һәм кыр «букеты» җыйды.
Безнең сугышчы районга «ныклы ярдәмнәре өчен» рәхмәт белдерде: безнең егетләр беренчеләрдән булып посылкалар алдылар һәм даими рәвештә кирәкле әйберләрне алуларын дәвам итәләр.
Министр белән патриотик тәрбия турында сөйләштеләр. Бүген бу мөһим аспект. Яшь буын Бөек Ватанының чын тарихын белергә тиеш!
Сугышчан рух югарыда. Бер генә "ләкин"- өйне сагыналар.
Шулай ук Ринат Садыйков булачак Яшьләр үзәген бәяләде. Яшьләр эшләре министры ассызыклаганча, монда һәркем үзенә иҗат һәм үсеш өчен урын табарга тиеш. Биредә сәнгать киңлеге дә, фотостудия дә, коворкинг та булдырылачак-һәркем күңеленә хуш килерлек шөгыль табачак!
Һәр ел саен Татарстан мондый киңлекләрне булдыруга 300 млн сумнан артык акча юнәлтә. Ә "дивидендлар" күпкә күбрәк: кызыксынучы максатчан буын үсә. Объектны август аенда ачу планлаштырыла.
Яшьләр эшләре Министры өчен программаны яңадан яшьләр белән очрашуда тәмамладык!
Шулай ук Ринат Садыйков булачак яшьләр үзәген бәяләде. Эшләр министры
Буа медицина училищесы базасында район яшьләре белән очрашу булды. Студентлар Ренат Садыйковка районда волонтерлык хәрәкәтләре турында сөйләделәр. Министр тагын шуны искәртте: киләчәк активлыкка бәйле: грант программаларында актив катнашырга кирәк. Алар буенча үз проектларыңны тормышка ашыру өчен 300 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин.
Ахырда Ринат Садыйков Буа муниципаль районы башкарма комитетының төзелеш, транспорт һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлегенә #ЖильёМолодымРТ проектын сыйфатлы тормышка ашырганы һәм яшь гаиләләр өчен торак программаларын тормышка ашыруда яшьләр белән мәгълүмати эшнең югары дәрәҗәсе өчен Рәхмәт хаты, шулай ук 2005-2006 елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча 2022-2023 ел сезонында Татарстан Республикасы беренчелегендә көмеш призерларга бүләкләр тапшырды.