Буадан махсус хәрби операция зонасына автомобильләр җибәрделәр һәм контракт буенча хезмәт итүләрен искә төшерделәр

2023 елның 19 апреле, чәршәмбе

Буадан махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөкнең чираттагы партиясен җибәрделәр. Ярдәмне хәрбиләрнең сорауларына нигезләнеп оештырдылар. Бу мәсьәләне район башлыгы  ялга кайткан мобилизацияләнгәннәр белән очрашуы вакытында карады.

 «Без ир-егетләр  белән очраштык, нәрсә кирәклеге турында сөйләштек. Аларның теләкләре буенча бу җибәрүдә яшелчәләрнең зур партиясе китте. Аларны авыл җирлекләре алып килде, халык посылкаларны формалаштыруда актив ярдәм итә, шәхси посылкаларны  да комплектлый. Шулай ук безнең спонсорларыбызга һәм барлык  бу эшкә кушылган халыкка зур эш башкарганнары өчен рәхмәт белдерәм», - дип билгеләп үтте район башлыгы Ранис Камартдинов

 
Шулай ук гуманитар партиядә УАЗ һәм Нива автомобильләре җибәрелде. Районнан махсус операция зонасына йөкләрне озата баруда волонтерлар  катнаша.

  
«Безнең мобилизацияләнгәннәр Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында бердәм хезмәт итәләр. Аларның күбесе командирларның рәхмәтләре белән билгеләп үтелә: без хаклы рәвештә  алар белән горурланабыз! Татарстанда хәзер контракт буенча хәрби хезмәткә гражданнар җыю үткәрелә», - дип искәртте Буа районы башлыгы.

Исегезгә төшерәбез, контракт хезмәте турындагы сорауларга 117 кайнар линия номеры буенча яки Казанда 8 (843) 221-44-52, 221-44-53 телефоннары буенча җавап бирергә әзерләр. Бер тапкыр контракт төзегән һәркем 195 мең сум алачак, ә хәрби зонада – аена 204 мең сумнан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International