22 апрельдә Буа Бөтенроссия өмәсенә кушылачак

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Быел ул экологик тәртипкә һәм шәһәр мохитен төзекләндерүгә багышлана.

Акциягә кушылырга теләүчеләрне чакырабыз. Моны эшләү җиңел-бары тик үз ишегалдында һәм эш урынында шимбә көненә килергә кирәк. Буа учреждениеләренең, оешмаларының, предприятиеләренең хезмәт коллективлары да өмәгә чыгачак һәм бу шимбә - 21 апрельдә беркетелгән урамнарны тәртипкә китерәчәк.

Сүз уңаенда, хәзер «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында төзекләндереләчәк объектлар өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү уза. Әгәр дә сез үз тавышыгызны бирмәгән булсагыз, моны шимбә көнне үк эшләргә мөмкин – бу эштә сезгә волонтерлар ярдәм итәчәк.

Барыгыз да шимбә өмәсенә кушылыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International