Күпбалалы аналар пенсиягә вакытыннан алда чыгарга мөмкин. Әлеге контекстта сүз биш һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызлар турында бара. Алар 50 яшендә пенсиягә чыгарга хокуклы. Шул ук вакытта дүрт һәм өч балалы әни 56 һәм 57 яшьтә. Бүген Татарстанда вакытыннан алда иминият пенсиясен 17 меңгә якын хатын-кыз ала.
Күпбалалы ананың вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен төп таләпләр: 15 ел хезмәт стажы, 23,4 пенсия коэффициенты булу, 8 яшькә кадәрге балаларны тәрбияләү һәм ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү йә уллыкка алуны юкка чыгару факты булмау.
Татарстанлылар sfr.gov.ru сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында үзләренең шәхси кабинетлары аша пенсия коэффициентларының стажын тикшерә алалар.