Буадан махсус хәрби зонага мобилизацияләнгәннәр автомобильләр һәм посылкаларны алдылар

2023 елның 21 апреле, җомга

Буа районы махсус хәрби операция уздыру зонасына чираттагы гуманитар ярдәм партиясен китерде. Яңа илтелгән ярдәмгә шәхси посылкалар, шулай ук ике автомобиль -  УАЗ һәм Нива керә. Район башлыгы Ранис Камартдинов үзенең телеграм-каналында йөкне илтеп тапшыру  кадрлары белән уртаклашты.

«Буа якташларына зур рәхмәт. Машиналар безгә аеруча кирәк иде», - дип сөйләде мобилизацияләнгәннәрнең берсе.

 

Шулай ук районның крестьян-фермер хуҗалыклары көче белән хәрбиләргә яшелчәләрнең зур партиясен җыйдылар,  яшелчәләрне мобилизацияләнгәннәр үзләре сорыйлар,  чөнки еш кына үз-үзләренә ризык әзерлиләр. Алар барлык теләкләрен ялга кайткан  көннәрендә район башлыгы белән очрашу вакытында җиткерделәр.

 «Бу партиядә күп кенә яшелчәләр, шәхси посылкалар да китте. Без  егетләр белән даими диалогта торабыз, тыныч кына хезмәт итсеннәр һәм өйдә ныклы тыл булуына ышансыннар», - дип ассызыклады Ранис Камартдинов.

 

Исегезгә төшерәбез, элек Буа районы хәрби  зонага үз автомобильләрен, төнге күрү прицелларын һәм квадрокоптерларын җибәргән иде инде. Булган барлык ихтыяҗлары турында мобилизацияләнгәннәр район администрациясе белән очрашу вакытында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International