Автоинспекторны сатып алырга тырышкан Пермь крае кешесенә хөкем карары чыгарыла

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

Буа шәһәр прокуратурасы Пермь краенда яшәүче 33 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ ҖК 30 статьясының 3 өлеше, 291.2 статьясының 1 өлеше (кечкенә ришвәт бирергә омтылу) каралган җинаять кылуда гаепле дип таба.

Судта 2023 елның 28 гыйнварында көндез гаепләнүченең, прицеплы МАЗ йөк машинасы белән идарә итеп, Казан -Ульяновск автоюлы буенча юл кәгазе һәм ташыла торган йөккә товар – транспорт  язусыз хәрәкәт итүе ачыкланган.

Буа районы территориясендә автомашинаны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан. Административ җаваплылыктан качар өчен, шофер автоинспекторга 500 сум күләмендә ришвәт бирергә тырышкан. Полиция хезмәткәре законсыз бүләкләүдән баш тарта һәм җинаятьченең гамәлләрен туктата.

Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган. Суд аңа дәүләт кеременә 5 мең сум күләмендә штраф билгели.

Хөкем карары законлы көченә керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International