Буа шәһәр прокуратурасы 27 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд яшь кешене РФ ҖК 306 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таба (җинаять кылу турында ялган донос).
Судта 2022 елның 05 гыйнварында гаепләнүченең, танышына карата шәхси дошманлыгыннан чыгып һәм аны җинаять җаваплылыгына тарту максатыннан, полициягә 12 мең сумлык кәрәзле телефон урлау турында ялган гариза белән мөрәҗәгать итүе ачыкланган.
Соңрак тикшерү барышында урлау булмавы һәм гариза бирүченең танышы җинаять кыла алмавы ачыкланган.
Гаепләнүче үз гаебен таныды.
Суд аңа дәүләт кеременә 10 мең сум күләмендә штраф билгели.
Хөкем карары законлы көченә керде.