18-19 майда «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» 2023 (алга таба - Форум) XIV Халыкара икътисадый форумы уза

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хәбәр итә, 2023 елның 18-19 маенда «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» 2023 (алга таба - Форум) XIV Халыкара икътисадый форумы узачак.

Форумның төп максаты - Россия Федерациясе һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрен ныгыту, шулай ук Россия Федерациясендә Ислам финанс системасы институтларын үстерүгә ярдәм итү.

Якынча 16 мең делегат, шул исәптән 1000 чит ил делегациясе катнашу  планлаштырылган. Форум ачылышы алдыннан кунакларны күргәзмә экспозициясе белән таныштыру планлаштырылган, анда предприятиеләрнең, шул исәптән кече һәм урта эшкуарлык субъектларының җирле осталарның сувенир һәм башка продукцияләрен алга сөрү мөмкинлекләре һәм казанышлары күрсәтеләчәк.

Мәгълүмат белән танышырга һәм сайтта теркәлергә мөмкин 30.04.2023 http://http:/(https://kazanforum.ru/).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International