«Авангард»та чәчүнең беренче атнасы нәтиҗәләре буенча «иң яхшыларның иң яхшылары» билгеләнде!

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Иң җаваплы вакыт җитте. Районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре чәчүдә. «Авангард» үз хезмәткәрләрен кадерли, алар бүген басуларга чыктылар һәм яңа уңыш өчен тырышып эшлиләр. Шуңа күрә кичә биредә чәчү эшләренең алдынгылары беренче 7 көн йомгаклары буенча «ыйфатлы эш һәм иң зур мәйданнарда эшләр башкарган өчен»  данланды.

Шулай итеп, иген чәчүдә Николай Кудрявцевның иң яхшы күрсәткечләре. Ул «Фиад» чәчү комплексында 1240 гектар чәчкән. Дмитрий Сидоровның да яхшы күрсәткечләре бар - «Джон Дир» чәчү комплексында 1132 га. Илдус Әхмәтов шикәр чөгендере чәчүдә 412 гектар чамасы чәчкән. Илгизәр Сөнгатов үзенең «Гаспардо»сында 220 гектар мәйданда кукуруз чәчкән; Михаил Куравин 207 гектарда чәчү эшләрен башкарган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International