2023 елның 27 маенда Әстерхан өлкәсенең Идел буе районы Три Протока авылы территориясендә «XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе-2023» чарасы узачак

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

2023 елның 27 маенда Әстерхан өлкәсенең Идел буе районы Три Протока авылы территориясендә «XIII Бөтенроссия авыл Сабантуе-2023» чарасы узачак. Сабантуй ул - борынгы милли бәйрәмнәрнең берсе.

Ул җирнең уянуын күрсәтә, җир эшкәртүчеләрнең хезмәтен данлый, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятен һәм кунакчыллыгын күрсәтә. Бәйрәм кысаларында уен һәм интерактив мәйданчыклар, милли хуҗалыклар, татар атрибутикасы күргәзмә-ярминкәләре, милли  аш-су ризыклары белән сәүдә рәтләре эшләячәк.  Чараның үзенчәлеген исәпкә алып, сатуга яки куллануга тәкъдим ителә торган продукция хәләл булырга тиеш.  

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Буа эшкуарларын XIII  Бөтенроссия авыл Сабантуе-2023  бәйрәмендә катнашырга чакыра

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International