2023 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә түбәндәге һава торышы көтелә:
-төнлә һәм иртән томан;
- көнбатыштан көчле җил 15-20 м/с (Казанда 15-18 м/с).
Казан буенча :
Аязучан - болытлы һава.
Явым-төшемсез.
Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 6-11 м/с, көндез урыны белән 15-18 м/с тизлектә.
Төнлә минималь температура 9... 11˚.
Көндез һаваның максималь температурасы - 20.. 22˚. ;
2023 елның 27 апреленнән 2 маена кадәр Татарстан территориясендә урманнарда янгын куркынычы югары (4 класс) булып сакланачак. 29 апрельдә аерым көньяк һәм көнчыгыш районнарда урманнарга гадәттән тыш янгын куркынычы янау көтелә (5 класс).