Буа районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән котлау башланды. Район башлыгы Ранис Камартдинов Әнвәр Низамов һәм Рәүф Төхвәтуллинда булды, дип хәбәр итә район матбугат хезмәте.
Һәр ветеранга район башлыгы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановтан котлау һәм бүләк тапшырды. Шулай ук аларны Җиңү парадына һәм традицион чәй табыны артында очрашуга чакырдылар.
«Рауф Ибраһим улы ел башында үзенең 103 яшьлеген каршылады, бүген дә парад формасын кия. Әнвәр Борһанович бүген районнан килгән барлык ветераннар фотосурәте белән открыткага аеруча сөенде, мондый кадрларны ул бик ярата. Бу 9 май бәйрәме белән тәүге тәбрикләүләр. Шундый ук бүләкләрне Бөек Ватан сугышы ветераннарыбызның барысы да алачак», - дип сөйләде Ранис Камартдинов.
Буа районында бүген 8 Бөек Ватан сугышы ветераны яши.