Конференциядә катнашу өчен мәгариф, спорт, мәдәният, яшьләр сәясәте өлкәсе органнары һәм учреждениеләре, балалар тәрбияләү өлкәсендә эшләүче башка оешмалар белгечләре, ата-аналар, педагоглар, психологлар һәм башка кызыксынган затлар чакырыла. Конференция программасы балаларның цифрлы грамоталылыгын үстерү, мәгарифне цифрлы үзгәртү һәм балаларны интернет-куркынычлардан саклау мәсьәләләрен тикшерүне үз эченә ала.
Конференциядә катнашу өчен Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия Эчке эшләр министрлыгы, Россия Федерациясе Тикшерү комитеты, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт, "акыллы интернет" челтәр инициативаларына ярдәм фонды, куркынычсыз интернет лигасы, "Яшьләр мохитен өйрәнү һәм челтәр мониторингы үзәге" оешмсы, интернетны үстерү институты һәм башка һөнәри берләшмәләр вәкилләре чакырылган.
Конференция онлайн форматта узачак. Конференциядә катнашу өчен гаризалар 2023 елның 30 апреленә кадәр кабул ителә (шул исәптән). Конференциядә катнашучыларга квалификация күтәрү турында сертификатлар һәм таныклыклар биреләчәк. Конференция нәтиҗәләре буенча мәкаләләр җыентыгы басылып чыгачак.
ВКонакте социаль челтәрендә конференцияне оештыру һәм үткәрү тәртибе турында өстәмә мәгълүмат: http://vk.com/@rosdetstvo-vserossiiskaya-konferenciya-po-voprosam-informacionnoi-bezop.