Буада чуаш теле көне һәм чуаш халкы язучысы Иван Яковлевич Яковлевның тууына 175 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды. Концерт Татарстанда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов игълан иткән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында узды.
Халыклар дуслыгы йортындагы концертта артистлар чуваш халкы гимнын башкарды, чуваш фольклор ансамбле Уяв һәм башкалар чыгыш ясады. Кунаклар арасында Ульяновск өлкәсе чуваш милли-мәдәни автономиясе рәисе Владимир Бабайкин да бар иде. Ул билгеләп үткәнчә, Буа районында чуваш халкының традицияләрен һәм мәдәниятен берәмтекләп саклыйлар. Чарада катнашучыларга район башлыгы Ранис Камартдинов мөрәҗәгать итте.
«Иван Яковлевич - безнең җир белән аерылгысыз бәйләнгән атаклы мәгърифәтче. Хәзерге чуваш алфавитын иҗат итүче, чуаш һәм рус телләре дәреслекләре авторы, язучы, тәрҗемәче, фольклорчы. Ул туган телләрне саклау һәм үстерү мөһимлеген аңлаган шәхес. Без бу мәсьәләгә зур игътибар бирәбез. Гадәттә, Буа районында өч халык аеруча күп - татарлар, руслар һәм чуашлар. Без һәркайсыбызның гореф-гадәтләрен кадерләп саклыйбыз», - дип ассызыклады Ранис Камартдинов.
Буа якташлык җәмгыяте башлыгы Ирек Закиров урамнарның берсен Яковлев исеме белән атауны сорап мөрәҗәгать итәргә ниятли.