Буада район мәдәният йортында капиталь ремонт эшләре 75% ка тәмамланган. Бу хакта район башлыгы Ранис Камартдинов атна саен узу торган төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкканда әйтте. Бинаны яңарту Мәдәният илкүләм проекты кысаларында алып барыла.
«Объектны подряд оешмасы вәкиле белән бергә тикшердек, камилләштерүне таләп итүче урыннарын билгеләү өчен. Хәзер безнең булачак Район мәдәният йорты, Буа драма театры өчен дә мәйданчык булачак, объект 75%ка әзер», - дип билгеләп үтте Буа районы башлыгы.
Монда ремонт тәмамланганнан соң объектның нинди булачагы турында эскизлардан күрергә мөмкин. Мәдәни учреждениене яңарту 2022 елның икенче кварталында башланды һәм ике этапка исәпләнгән. Мәдәният йортында бәйрәмнәр, концертлар уздырылачак, мәдәният сараеның яңа бинасында Буа драма театры спектакльләр күрсәтәчәк.
План буенча яңартылган мәдәният йорты август ахырында ук ачылачак.