Әбиләр җиңел генә яшәмәгәннәр. Хәзер алар кайгыртуга һәм игътибарга мохтаҗ.
Хәмидуллина Рькия Зарип кызы, 1931 елда туган, колхозда йөк ташучы булып эшләгән. Сугыш елларында никадәр авыр булганын, ризык җитмәвен, көненә дүрт бәрәңге һәм бер кисәк икмәк кенә бирәләр иде дип искә төшерә.
Хәсәнова Камария Зиннәт кызы, 1927 елда туган. "Үги әни белән яшәдем, әти бик кырыс иде. Кайвакыт ач йокларга яттык. Өйдә бөтен эшне үзе башкардым. Бөтен гаилә әйберләрен юдым, керләрне чайкарга чишмәгә йөрдем, салкын судан куллар өзелеп төшәрдәй була иде. Үзсүзлелегем аркасында бухгалтерлыкка өйрәндем. Эшли башлагач кына икмәк күрдем һәм туйганчы ризык ашадым," - ди Камария апа. "Мин хәзер улым һәм киленеи белән яшим, мин бик бәхетле"-, ди ул.
Балалар үз чиратында тыл ветераннарына җырлар башкардылар һәм бәйрәм белән котладылар.
"Без үткәргән бу еллык акция-Бөек Җиңүгә керткән өлешләре, сугыш һәм сугыштан соңгы еллардагы хезмәтләре өчен рәхмәт һәм хөрмәт белдерүебезнең кечкенә генә өлеше. Без аларның батырлыгын мәңге кадерләрбез, истә тотарбыз һәм горурланырбыз!" дип билгеләп үтте "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" җирле бүлекчәсе активисты Снежанна Вергасова.