Буа районында хезмәтне саклау буенча икеайлык уза

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

28 апрельдә җәмәгатьчелек Бөтендөнья хезмәтне саклау көнен билгеләп үтте. Буа районында бу көнгә багышланган хезмәтне саклау икеайлыгы уздырыла.

Шулай итеп, район мәдәният учреждениеләрендә берничә чара узды. Хезмәтне саклау, хезмәткәрләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау мәсьәләләренә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү максатларында Үзәк китапханәдә «Хезмәтне саклау - ышанычлы яклау» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә хезмәт мөнәсәбәтләре этикасы, куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау буенча китаплар һәм мәкаләләр тәкъдим ителгән.

Шулай ук мәдәният хезмәткәрләре белән «Хезмәтне саклау эшләрен имин башкару алымнарына өйрәтү» темасы буенча «түгәрәк өстәл» утырышы узды, хезмәтне саклау буенча гомуми төшенчәләр буенча презентация күрсәтелде, әңгәмә үткәрелде.

Хезмәтне саклау көнен бәйрәм итү кысаларында «Арктика» спорт мәктәбе профкомы әгъзалары «Без имин хезмәт өчен!» акциясе үткәрделәр, шулай ук хезмәтне саклау өлкәсендәге мәсьәләләр һәм проблемалар буенча хезмәткәрләргә мәгълүмат бирү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде, хезмәтне саклау буенча инструкцияләр булу һәм журналлар алып бару тикшерелде.

- Уңышлы эш алып бару өчен һәр хезмәткәрнең эш урыннарында куркынычсызлык техникасы мәсьәләләре буенча яхшы әзерләнүе мөһим, - дип билгеләп үтә спорт мәктәбе җитәкчелеге.

Бөтендөнья хезмәтне саклау көне кысаларында иминлек техникасы буенча инструментаж, хезмәтне саклау өлкәсендә профилактик әңгәмә «Дельфин» спорт комплексында да үткәрелде.

Җиһазлар белән эшләгәндә бәхетсезлек очракларын профилактикалау чаралары шәһәр оешмаларында, предприятиеләрендә дә уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International