Мәдәният хезмәткәрләре «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясен уздырды

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Георгий тасмасы-дөньяны фашизмнан коткарып, һәлак булганнарга хөрмәт һәм хәтер символы. 25 апрельдән илдә «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе старт алды.

Буа муниципаль районы мәдәният хезмәткәрләре ел саен акциядә актив катнашалар. Бөек Ватан сугышының фаҗигале вакыйгалары символы кара-алсу тасма район мәдәният йорты һәм күп функцияле үзәк янында шәһәр халкына таратылды. Һәркемгә билгеле булган фронт җырлары яңгырады. Кайбер машина йөртүчеләр хәтта аларны мәдәният хезмәткәрләре белән бергә җырларга туктаганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International