Бәйрәм хөрмәтенә Буаның сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә бушлай мунча һәм чәчтараш хезмәтләре күрсәтелә

2023 елның 5 мае, җомга

7 майга кадәр Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә 8 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр Буа шәһәре, Р.Люксембург урамы, 149 ("ЭЗА" чәчтарашханәсе) һәм Буа шәһәре, Вахитов урамы, 71 "Б" (Татфондбанк бинасында "Эконом" чәчтарашханәсе) адреслары буенча бушлай чәчтарашханә хезмәтләре күрсәтелә.

6, 7 майда Буа шәһәре, Арефьев ур., 12 адресы буенча 9дан 20 сәгатькә кадәр бушлай мунча хезмәтләре күрсәтелә.

Хезмәтләр алу өчен үзегез белән паспорт, пенсия таныклыгы яки картлык буенча пенсия билгеләү турында белешмә, СНИЛС булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International