Буа районының Кайбыч мәктәбендә әфганчыларны искә алдылар

2023 елның 5 мае, җомга

Кайбыч авыл мәктәбендә элеккеге әфган укучыларына багышланган стенд ачылды.

Биредә Рәүф Хөсниев, Мөнир Шәрәфетдинов вафат булган өч әфганчының фотосурәтләре урнаштырылган. Шулай ук алар турында кыскача мәгълүмат  эленгән. Балачак, аларның батырлыгы турында якыннары, дуслары, танышлары  сөйләде .

Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов, Буа һәм Чүпрәле районнарының хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International