2023 елның 17 маенда 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Раисе гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасының Буа муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итү үткәреләчәк.
Кабул итү ТР, Буа шәһәре, Жорес ур., 110а йорт адресы буенча район башкарма комитеты бинасында үтәчәк.
Үз сорауларын хәл итү өчен мөрәҗәгать итәргә теләгән гражданнар алдан 8(843)74 3-56-41 телефоны буенча кабул итүгә языла ала.