Буада Җиңү көнендә хәрби техника парады һәм 9 Майга багышланган тантаналы митинг узды. Шәһәрнең Үзәк мәйданында узган парадка Бөек Ватан сугышы ветераннарын чакырдылар. Бүген районда 8 Бөек Ватан сугышы ветераны яши.
Традиция буенча, төп тантанадан соң ветераннарны Буаның туган якны өйрәнү музеена чәй өстәленә чакырдылар. Быелгы бәйрәмдә махсус операциядә һәлак булучының гаиләсе дә катнашты.
«Буалылар тылда, бигрәк тә колхоз кырларында батырларча эшләделәр. Җиде балалар йортында, Буа гаиләләрендә Ленинград, Мәскәү тирәсеннән, Белоруссиядән, Балтыйк буе илләреннән эвакуацияләнгән меңләгән ятим балаларны үстерәләр. Безнең җирдә Идел буе рокадасы участогы төзелеше чын халык батырлыгы булды! Бу тормыш һәм сәламәтлек бәрабәренә якташларыбыз Җиңүгә керткән зур өлеш», - дип билгеләде котлавында Буа райны башлыгы.
Идел буе рокадасы Бөек Ватан сугышы елларында Сталинградны тәэмин итү өчен төзелгән 1000 км озынлыктагы тимер юл линиясе. Аның Төньяк участогын төзүче 31,5 мең кешенең хезмәте чын батырлык булды, Буа бу төзелешнең үзәгенә әверелде. Идел буе рокадасы Көньяк фронтка көнчыгыштан корал, техника, сугыш кирәк-яраклары һәм гаскәрләрне оператив рәвештә күчерергә мөмкинлек бирүче юл була. Меңләгән төзүчеләренең Җиңүгә керткән өлеше истәлегенә 2012 елның 30 ноябрендә Буа тимер юл станциясендә һәйкәл ачылды.
Шулай ук бәйрәм көнендә Буаның Үзәк мәйданында көн дәвамында милли киемнәр һәм бизәнү әйберләре күргәзмәсе узды. 10 июньдә, шәһәрдә Сабантуй узачак, аны борынгы традицияләрдә үткәрәчәкләр, кунакларны милли киемнәрдә килергә чакыралар. Бәйрәмдә катнашучыларның һәрберсе Сабантуйга киемнәр сайлый алган.