Буа районы башлыгы Ранис Камартдиновның Җиңү көне белән котлавы

2023 елның 9 мае, сишәмбе

Дистә еллар узса да, буыннар алмашынса да, 9 Май – Бөек Җиңү көне - илебезнең героик елъязмасына мәңгелеккә язылган милли бердәмлек, хәрби батырлык символы булып кала.

9 май-һәр гаилә өчен изге көн, бу буыннарны берләштерүче бәйрәм, бу зур шатлык һәм тирән кайгы көне. Без беркайчан да Ватаныбызның бәйсезлеген һәм бөтенлеген, кешеләрнең яшәү хокукын яклаган бабаларыбызның һәм аталарыбызның батырлыгын онытмаячакбыз. Безнең халык бөтен дөньяга җиңелә алмаслык рух һәм Ватанга мәхәббәт көчен күрсәтте.

Без һәр буалының Бөек Җиңүгә керткән өлеше белән горурланабыз. Фронтовикларыбызга, тыл хезмәтчәннәренә һәм бу авыр вакытта фронтка ярдәм иткән сугыш балаларына аерым рәхмәт сүзләре.

Кызганычка каршы, вакыт аяусыз. Елдан-ел Бөек Ватан сугышында катнашучылар саны кими бара. Бүген районда 345 ветеран яши, шуларның 8е фронтовиклар, 78е сугышта катнашучыларның тол хатыннары, 259ы тыл хезмәтчәннәре. Олы яшьтә булуларына карамастан, алар бүген дә безгә  төпле киңәш биреп,  шәхси үрнәк булып яшиләр.

Олы ихтирамга лаеклы кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Хөрмәтле якташлар!

Бүген йөрәкләребездә Сезгә карата рәхмәт һәм хөрмәт хисләре кабат яңара, без Сезнең кыюлыгыгыз, фидакарь хезмәтегез белән чын күңелдән горурланабыз. Сез һәрвакыт безнең өчен   Ватанга тугрылык  үрнәге булачаксыз! Совет халкы күрсәткән батырлыклар күп еллар узса да онытылмый, киресенчә, аның бөеклеген без тагын да ныграк аңлый барабыз. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә  илебезне һәм тынычлыгыбызны  саклаучы ир-егетләребезне дә аерым   хөрмәт һәм горурлык  белән билгеләп үтәм.

Рәхмәт сезгә, хөрмәтле ветераннарыбыз! Гомерегез озын, сәламәтлегегез нык, көннәрегез тыныч булсын иде!

Бөек Җиңү көне белән, кадерле якташлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International