Буада узган Парадта махсус хәрби зона сугышчының әнисенә командирның рәхмәтен тапшырдылар

2023 елның 9 мае, сишәмбе

Буада Җиңү көненә багышланган Парадта 15 нче гвардия мотоукчы Александрия бригадасы командирының Рәхмәт хаты махсус операция сугышчысы Дмитрий Ятмановның әнисенә тапшырылды. Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов рәхмәт белдерде.

Сугышчының әти-әнисенә рәхмәт белдерү үтенече белән хат башта Татарстан Рәисе  Рөстәм Миңнеханов исеменә килде. Анда махсус хәрби операциядә катнашуның беренче көннәреннән үк гвардия рядовое Дмитрий Ятманов үзен ышанычлы хәрби иптәш итеп күрсәтә дип әйтелә.

«Ул төрле хәрби бурычларны үтәгәндә үзен батырларча һәм лаеклы тота, башка хәрбиләр өчен үрнәк булып тора. Нәкъ менә шундый характерлы кешеләр, безнең ветераннар Бөек Ватан сугышы елларында фашист армиясен сындырдылар, димәк, без дә нацизмның яңадан торгызылуын туктата алачакбыз», - диелә бригада командиры, гвардия подполковнигы А.Буйлов имзасы белән язган хатта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International