Татарстан Республикасы халкының һәм идарәче оешмаларының чүп-чарны сыйфатсыз чыгару хезмәтенә мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә, «Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроленең төбәк үзәге» ассоциациясе «Чүп-чарны чыгару буенча хезмәт күрсәтүнең сыйфаты турында сораштыру» темасына халык арасында сораштыру башлады.
Сораштыру халыкның чүп-чарны чыгару буенча күрсәтелә торган хезмәтнең сыйфатыннан канәгатьлеген мониторинглау, шулай ук мәгълүматны хакимият органнарына һәм профильле министрлыкларга, ведомстволарга җиткерү максатларында үткәрелә.
Әлеге сораштыру күпфатирлы һәм шәхси йортларда яшәүчеләргә кагыла.
Сораштыруны сылтама буенча үтәргә мөмкин:http://hhttp://ttps://forms.gle/ca25spkU3KicC95g7