Бүген Буада «Аҗаган» зональ спорт-патриотик уены узды

2023 елның 12 мае, җомга

Бу уеннарда малайлар һәм кызларның күп буыннары үскән. Ул рухи-әхлакый кыйммәтләрне формалаштыруга, яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүгә, башлангыч хәрби әзерлек күнекмәләрен, җаваплылык хисләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.

Бу уен балаларны берләштерүгә, аларда коллективлык хисләре булдыруга ярдәм итә, аларның көчен, җитезлеген һәм тапкырлыгын сыный.

Һичшиксез, мондый уеннар барышында укучылар башлангыч хәрби әзерлек һәм медицинаның гамәли күнекмәләрен, спорт күнекмәләрен үзләштерәләр. Һәм, әлбәттә, уен мизгелләре кызыксыну тудыра, ел саен мондый чаралар үткәрү булган теоретик материалны практикада яхшырак үзләштерергә һәм ныгытырга мөмкинлек бирә.

Уеннарда Буа, Апас, Кайбыч, Чүпрәле, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарыннан 6 отряд катнашты.

Буа районы данын Р.З. Сәгъдиев исмендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы яклый. Төрле мәйданчыкларда балалар үзләренең осталыкларын һәм әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International