Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыклар тотучы гражданнарга чыгымнар өлешен каплауга заявкалар кабул итү турында игълан итә

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2023 елның 15 маеннан 29 маена кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән өлкәнрәк кәҗәләр тотуга чыгымнар өлешен каплауга  сыеры булган хуҗалыкларда 1 сыерга 2 мең сум, 2 сыерга- 3 мең сум, 3 һәм аннан күбрәк сыерга- 4 мең сум  исәбеннән, һәр сыерга 300 сум өстәмә субсидия түләп, 500 сумга ветеринария чараларын уздыруга шартнамә имзаланган очракта гариза кабул ителә

Шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнарның яшь кош-корт сатып алуга чыгымнар өлешен каплауга гаризаларын кабул итү башлана. Субсидия бирү өчен түбәндәгеләр шарт булып тора:

- 2023 елның 1 апреленнән 1 июленә кадәр сатып алынган яшь кош-кортның баш саны: каз, үрдәк, күркә, бройлер чебиләре;

-сатып алына торган кош-кортның яше - 30 көннән дә өлкәнрәк түгел;

-бер шәхси ярдәмче хуҗалыкка 50дән 100 башка кадәр яшь кош-корт сатып алу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International