2023 елның 13 маенда Кайбыч районының "Салават күпере" спорт-савыктыру комплексында XI ачык WKC каратэ буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булды. Яшь спортчылар ката һәм кумитэ буенча шәхси һәм команда беренчелегендә ярыштылар.
Ярышларда Казаннан һәм Чаллыдан икешәр команда катнашты, өчесе - Яшел Үзәннән, берсе - Буа, Апас, Кайбыч районнарыннан, Чабаксар, Чуашстанның Яңа Чабаксар шәһәреннән - нибары 290 кеше.
Әлеге турнирда Буа муниципаль районын САПСАН клубы спортчылары тәкъдим итте.
Безнең районның яшь спортчылары 30 бүләк алды, шулардан 21 - алтын, 6 - көмеш һәм 3 - бронза медальләр.
Буа районы гомумкоманда зачетында 2 нче урынны яулады, Түбән Кама районына нибары 1 балл гына оттырды.
Безнең егетләрне һәм тренерларны югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз! Горурланабыз!