Бюджет хисабына әлеге эшләрне Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Мамадыш, Питрәч, Чистай районнары территориясендә, шулай ук Казан шәһәрендә 55 кадастр кварталына карата үткәрү планлаштырыла.
Татарстан Росреестрында аңлатуларынча, комплекслы кадастр эшләре (ККР) «Пространство мәгълүматларының илкүләм системасы» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә, ул төбәкләрне үстерүгә, җир-милек мөнәсәбәтләрен структуралаштыруга, Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрында белешмәләрнең тулылыгын һәм сыйфатын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. ККР заказчысы Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы. Ике конкурс нәтиҗәләре буенча 2023 елда 36 кварталга карата комплекслы кадастр эшләрен башкаручы - «Роскадастр» гавами-хокук компаниясе филиалы билгеләнде.
Үткәрү нәтиҗәсендә комплекслы кадастр эшләре җир кишәрлекләре чикләренең урнашу урыны төгәлләштерелә; биналарның, корылмаларның, төзелеш объектларының җир кишәрлекләрендә урнашу урыны билгеләнә яисә төгәлләштерелә; күчемсез милек объектлары чикләренең урнашу урыны турындагы белешмәләрдә реестр хаталары төзәтелә; яңа җир кишәрлекләре төзелә.
«Комплекслы кадастр эшләре үткәрелә торган күчемсез милек объектларына хокук ияләре өчен бу аларга җир кишәрлегенең һәм анда урнашкан объектның урынын төгәлләштерү һәм шәхсән белешмәләр кертү өчен Росреестрга мөрәҗәгать итү өчен түләргә туры килмәячәген аңлата. Бу эшләрне башкару хокук ияләренә күчемсез милек объектлары белән алыш-бирешләр башкарганда проблемалар булдырмаска, шулай ук күршеләр белән каршылыкларны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк», - дип шәрехли Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Нияз Галиәкбәров.
Татарстан Республикасы буенча «Роскадастр» филиалында шулай ук билгеләп үткәнчә, элегрәк, 2022 елда Татарстан Республикасында комплекслы кадастр эшләре 13 меңнән артык күчемсез милек объектына карата 22 кадастр кварталы территориясендә уздырылган. 2023 елда комплекслы кадастр эшләре 28 мең күчемсез милек объектына карата үткәреләчәк.
«Барыннан да элек, сүз бакчачылык ширкәтләре турында бара. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы буенча Роскадастр филиалы 15 ширкәт территориясендә эш алып бара инде, якын арада эшләр тагын тугызда дәвам итәчәк. Бу суммада 18 мең күчемсез милек объекты, шуларның дүрт меңе республиканың алты муниципаль районында авыл җирлекләренә туры килә», - дип ачыклык кертте Роскадастрның Татарстан Республикасы буенча филиалы директоры урынбасары Алсу Сабирҗанова.
Игътибарыгызны юнәлтәбез!
Комплекслы кадастр эшләрен башкаручы булган кадастр инженеры күчемсез милек объектлары милекчеләренә, әгәр мондый мәгълүматлар Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрында булса, почта яки электрон адрес буенча мәгълүматлар уздыру турында хәбәр итәргә тиеш.
Шунысы мөһим, комплекслы кадастр эшләрен үткәрү территориясендә урнашкан күчемсез милек объектларының хокук ияләре эшләрне башкаруга комачауларга хокуклы түгел һәм кадастр инженерына үз күчемсез милек объектларына керү мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш. Шул ук вакытта гражданнар эшләрне башкаручыдан шәхесне раслаучы документны, дәүләт яисә муниципаль контрактның күчермәсен соратып алырга хокуклы.
Хокук ияләре шулай ук кадастр инженерына аларда булган, Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрында булмаган белешмәләре элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларына хокукларын билгели яисә раслый торган документлар (таныкланган күчермәләр) бирергә мөмкин. Алынган документларны һәм белешмәләрне кадастр инженеры алга таба Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрына кертү өчен Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә тапшырырга тиеш.