Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыклар алып баручы һәм «һөнәри керемгә салым» кулланучы «үзмәшгуль» гражданнарга ташламалы кредит бирү буенча пилот проектның башлануы турында хәбәр итә.
Ташламалы кредитлау 2023 елның 28 апреленнән 31 октябренә кадәр еллык 5% ставкасы буенча «Россельхозбанк» АҖнең Татарстан төбәк филиалы тарафыннан башкарыла.