Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов буалылар мөрәҗәгате буенча урынга чыкты

2023 елның 20 мае, шимбә

Барлык мөрәҗәгатьләр дә эшләнә.

Даими рәвештә Буада халык өчен актуаль мәсьәләләр күтәрелә торган йортлар буенча өлкәннәр белән очрашулар уздырыла. Проблеманы бәяләү һәм кирәкле карарлар кабул итү өчен урыннарга чыгу гамәлгә ашырыла. 

Район башлыгы күпфатирлы йортларда шәхсән үзе булды. Фотографияләре белән үз социаль челтәрләрендә уртаклашты.

  • “Көнбатыш” торак милекчеләре ширкәтенә караган йортларда яшәүчеләрдән сораулар килде. Шунысын да билгеләп үтәм, күпфатирлы йортларда барлыкка килә торган мәсьәләләр - идарәче компанияләр компетенциясендә. Һәм мөрәҗәгатьләргә җавап бирергә һәм аларны халык белән бергә хәл итәргә кирәк, - дип билгеләп үтте Ранис Камартдинов.

Шулай ук халык Аксу һәм Яльчик районы арасындагы юлларны асфальт өслек белән  түшәүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Хәзерге вакытта юл вак таштан. Бу эш 2025 елга планлаштырылган.

Шулай ук Боергандагы Совет һәм Ленин урамы юлларын да карадылар.  Юл капламның өсте таушалган,  төзекләндерүгә мохтаҗ. Ранис Камартдинов, район кирәкле эшләрне финанслау вариантларын эзләячәк дип ассызыклады һәм диалог өчен халыкка рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International