Буа шәһәр прокуратурасы автомәктәпләрне тикшерде

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

Буа шәһәр прокуратурасы тарафыннан автомәктәпләрнең транспорт чаралары йөртүчеләрен әзерләүне гамәлгә ашыручы белем бирү оешмаларына карата төп таләпләргә, шулай ук махсус уку йортлары тарафыннан машина йөртүчеләрне әзерләү сыйфатына туры килүе тикшерелде.

Тикшерү барышында автотранспорт чараларында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өлкәсендә Россия Федерациясе Федераль законнарын бозулар ачыкланды.

«ЮХИДИ-м» федераль мәгълүмат системасыннан алынган мәгълүматларга караганда, 01.01.2022 елдан алып 31.12.2022 елга кадәрге чорда Буа ДОСААФы чыгарылыш укучыларының гомуми саныннан беренче тапкыр имтиханның теоретик өлешен 39%ы  гына тапшырган, практик имтиханны 20%ы гына тапшырган, бу укучыларның әзерлеге түбән сыйфатлы  булуын күрсәтә.

«ЮХИДИ -м» федераль мәгълүмат системасыннан алынган мәгълүматларга караганда, 01.01.2022 елдан 31.12.2022 елга кадәрге чорда «ЭКОНОМ» ҖЧҖ чыгарылыш укучыларының гомуми саныннан беренче тапкыр имтиханның теоретик өлешен 20 проценты гына тапшырган, практик имтиханны 15 проценты гына тапшырган, бу укучыларның түбән сыйфатлы әзерләнүен күрсәтә.

 «ЮХИДИ-м» федераль мәгълүмат системасы мәгълүматларына караганда, 01.01.2022 елдан 31.12.2022 елга кадәрге чорда «Буа ветеринария техникумы» чыгарылыш укучыларының гомуми саныннан беренче тапкыр имтиханның теоретик өлешен 30 проценты гына тапшырган, практик имтиханны 12 проценты гына, бу укучыларның түбән сыйфатлы әзерләнүен күрсәтә.

 Шәһәр прокуратурасы тарафыннан үткәрелгән тикшерү барышында ТР Буа районы буенча Россия ЭЭМ ЮХИДИ хезмәткәрләрен җәлеп итеп, «ЭКОНОМ» ҖЧҖнең, Буа ДОСААФ бүлегенең, «Буа ветеринария техникумы»ның юл хәрәкәте куркынычсызлыгы һәм мәгариф турында Федераль закон таләпләрен үтәүне бозулары ачыкланды .

Әйтик, «ЭКОНОМ» ҖЧҖ һәм ТР ДОСААФның Буа бүлеге машина йөртү буенча инструкторлары автотранспорт чарасын йөртүгә өйрәткәндә, «В» категорияле транспорт чараларын йөртүгә өйрәткәндә машина йөртүгә 2006 елда туган балигъ булмаган курсантлар кертелә, укучыларның дәресләргә йөрүләре исәпкә алынмый. Тикшерү барышында курсантлар машина йөртүдән читләштерелә.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча автомәктәп директорлары адресына ачыкланган хокук бозуларны бетерү турында тәкъдимнәр җибәрелде.

Бу өлештә закон үтәлешен тикшерү дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International