2023 елның 20 маенда тәрбиягә алынган гаиләләр өчен Ырынгы авылы янындагы матур болынлыкта ял оештырыла. Анда тәрбиягә алынган гаиләләр, опека һәм попечительлек бүлеге белгечләре катнашты.
Гаилә көненә багышланган очрашу программасында спорт уеннары һәм күңел ачулар, су автоматлары белән уеннар, аркан тарту буенча ярышлар, мини-футбол игълан ителде. Балалар күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алдылар, ә спорт ярышлары уздырылганнан соң аларны тәмле төшке аш көтте.
Көн бик бай һәм күңелле булып чыкты, уңай эмоцияләр калдырды һәм балаларга бер-берсе белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирде. Ә ата-аналар өчен бу тәрбия проблемалары белән уртаклашу,киңәш алу һәм уңай энергия белән тулылану мөмкинлеге булды.
Очрашуның финалы, һәрвакыттагыча - "Чиста яр" акциясе. Бер генә "кәнфит пичәте" та аланда калмады, чөнки һәркем табигатебезнең чисталыгы һәм матурлыгы өчен кайгыртучан булырга тиеш.