Буаның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен"Соңгы кыңгырау" яңгырады

2023 елның 24 мае, чәршәмбе

Менә ул көн килде, мәктәп кыңгыравы  соңгы тапкыр яңгырый.

23 майда Буа мәктәпләрендә "Соңгы кыңгырау" тантаналары узды. Яңа юлны районның 145 унберенче сыйныф укучысы һәм 459 тугызынчы сыйныф укучысы башлый. Алда-чыгарылыш имтиханнары. Мәктәптә беренче көннәрдән үк балалар белән булган укытучылар, сыйныф җитәкчеләре, ата-аналар, район җитәкчелеге вәкилләре балаларга имтиханнарда уңышлар һәм  җиңеллекләр теләделәр.

Мәктәп вальсы, нәни балаларның үгет-нәсихәтләре һәм теләкләре чыгарылыш сыйныф укучылары, ата-аналар һәм  педагоглар күңелен елатты... Ак юллар, балалар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International