2023 елның 3 апреленнән Татарстан Республикасында талпан вирусы энцефалиты һәм талпан боррелиозы таратучы талпаннар активлыгы сезоны башланды. 2023 елның 10 маена Татарстан Республикасының дәвалау-профилактика учреждениеләренә талпан тешләүдән зыян күргән 2343 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 645е балалар. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда зыян күрүчеләр саны 12% ка арта ( 2022 ел 2055).
Шунысы мөһим: талпанны алдырырга квалификацияле медицина ярдәме алу өчен, үзәк район хастаханәсенә яки территориаль поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Медицина хезмәткәре алынган талпанны тикшерүгә җибәрүне тәэмин итә һәм тикшеренү нәтиҗәләре буенча ашыгыч профилактика билгеләү һәм сәламәтлек торышын күзәтү мәсьәләсен хәл итә. Эндемик территориядә зыян күрүчедән алынган талпанны тикшерү мөмкин булмаган очракта, талпаннарга каршы иммуноглобулин белән ашыгыч профилактика үткәрү кирәк.
Вакытында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү беренчел әһәмияткә ия, чөнки талпанга каршы иммуноглобулин кертү талпан тешләгәннән соң 4 көннән дә соңга калмыйча киңәш ителә. Шулай ук, ял итү урыннарына һәм урман массивларына барганда талпан инфекцияләрен профилактикалау чараларын үтәү кирәклеген искә төшерәбез: - йөргәндә талпаннар белән очрашу мөмкинлеге азрак булган маршрутларны сайлагыз. Кояш белән яхшы яктыртылган каен урманнарында талпаннар саны түбән, урмансыз имән урманнарында талпаннар очрамый диярлек. Калын урманлы катнаш яфраклы урманнарда талпаннар саны күбрәк.
- кыска вакытлы ял итү өчен болыннарны, чистартылган агач төпләрен һәм бүрәнәләрне сайлагыз, төн кунарга коры имән урманнары яки үлән үсемлекләре булмаган участоклар өстенлекле.
- кием талпаннар утыруны мөмкин кадәр саклый ( күлмәк- якаларны эләктерергә , свитерны чалбарга, чалбарны резина итекләргә кыстырырга кирәк, ачык төстәге киемнәрне куллану кирәк, анда бөҗәкләр яхшырак күренә).
- кием һәм тәннең ачык өлешләрен талпаннарны куркытучы препаратлар (репеллентлар) белән эшкәртергә киңәш ителә.
- һәр ике сәгать саен урманда яки дача кишәрлегендә киемнәрне салмыйча үзара тикшерүләр үткәрергә кирәк.
Татарстан Республикасында талпан вирусы энцефалиты буенча табигый учаклар булып 30 муниципаль берәмлек тора: Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Әлки, Баулы, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Зәй, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба, Спас, Тукай, Теләче, Чистай, Чирмешән, Ютазы районнары һәм Чаллы шәһәре, Казан шәһәре.
Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге телефоны: 8 800 555 49 43 (шалтырату бушлай). Теләге булган һәркем үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алачак.