Буа районында яхшы уңыш өчен борынгы йола үткәрелде

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

Буа районының «Заря» агрофирмасы басуларында авыл халкы «җирне сыйлау» дигән борынгы йола үткәргән. Район башлыгы Ранис Камартдинов үзенең телеграмма-каналындагы кадрлар белән уртаклашты. Агрария кунакларын туфракка йомырка салырга һәм аңа  колмак эчемлеге  агызырга чакыралар.

«Безне «җирне сыйларга» чакырдылар: кыр эшләре тәмамланганнан соң, борынгыдан ук безнең ата-бабаларыбыз җиргә ризыклар бүләк иткәннәр, мул уңыш сораганнар. Без дә матур традициягә кушылдык», - дип уртаклашты Ранис Камартдинов.

Май  салкыннары районның 150 гектар чәчүлекләренә кагылган. Әмма,  яңадан чәчү кирәк булмады, культуралар тернәкләнде. Буа районында барлыгы 95 мең гектар җир чәчелгән, күпчелек өлеше бөртекле культуралар. Хәзер аграрийлар  печән чабалар. Беренче булып «Заря» һәм «Авангард» чыкты.


 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International