«iВолга» Идел буе федераль округының яшьләр форумына чакырабыз

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

2023 елның 21-29 июлендә Самара өлкәсенең Мастрюков күлләре территориясендә «іВолга» Идел буе федераль округының яшьләр форумы (алга таба – Форум) узачак. 2023 елда форум программасының төп темасы «вакыйгаларны оештыру» булачак. Форум программасы 8 белем бирү сменасы һәм 3 махсус трек буенча узачак. Катнашучыларның планлаштырылган саны 1900 кеше.

Программада катнашучыларны сайланган смена буенча тренинг дәресләре, яшьләр проектлары конкурсы, фәнни һәм гамәли конференцияләр  һәм мастер-класслар, төрле юнәлешләр буенча төбәкара вузара ачык ярышлар, түгәрәк өстәлләр, күргәзмәләр, фестивальләр, акцияләр, инициативалар ярминкәләре, турнирлар, федераль, округ экспертлары белән очрашулар һәм төбәк дәрәҗәсендәге дискуссияләр, шулай ук мәдәни-ял, спорт һәм туристлык-туган якны өйрәнү программалары көтә.

2023 елның 2 маеннан форумның гариза кампаниясе ачылды. Катнашу өчен гаризалар 2023 елның 8 июненә кадәр форумның рәсми сайтында кабул ителә (https://ivolgaforum.ru), шулай ук Росмолодежь платформасында теркәлү узарга кирәк (https://events.myrosmol.ru/).

Форумда 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала, шулай ук 14 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International