Ярлылыкны киметүнең нәтиҗәле коралы булып социаль контракт социаль яклау органы һәм граждан арасында гражданның тырышлыкларын дәүләт ресурслары белән берләштерергә мөмкинлек бирүче үзара йөкләмәләр турында килешү төзү тора.
Татарстан социаль контракт программасында актив катнашкан Россия Федерациясе субъектлары санына керде. Әйтик, узган елда республикада 7 266 социаль контракт төзелгән, шуларның 4 379ы эш эзләүгә, 2 227е – үз эшен ачуга, 152е – шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә юнәлтелгән.
2023 ел башыннан 1 752 социаль контракт төзелгән, шуларның һәр икенчесе диярлек эшкә урнашу максатыннан – 866, шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген оештыруга/үзмәшгульлеккә – 749, шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә – 44, башка чараларга/авыр тормыш ситуациясен җиңүгә – 93.
Әлеге саннар артында – социаль адаптация программасында каралган барлык чараларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә үз керемнәрен арттыра алган реаль Татарстан гаиләләре тора.