Буа районында график буенча «Безнең ишегалды» программасы кысаларында ишегалды территорияләрен төзекләндерү эшләре бара. Бу хакта район башлыгы Ранис Камартдинов үзенең Телеграм-каналында хәбәр итте. Шәһәрнең үзәк өлешендә Гагарин урамында мәйданчыкларны тулысынча үзгәртү өчен сарайларны демонтажлау башланды.
- Аңлаганнары өчен халыкка рәхмәт: иске биналарны, ниһаять, сүтә башладылар. Коляскаларны, велосипедларны һәм башкаларны саклау өчен бина кирәклеген аңлыйбыз, әмма ярым җимерелгән сарайларны күренеп торган урында - үзәк урамда калдыру да дөрес түгел, - дип билгеләп үтте Буа районы башлыгы.
Ишегалларын төзекләндергәндә эшчеләр шулай ук янәшәдәге территориянең торышына игътибар итәләр: эре ташларны җыештыралар, җирне тигезлиләр. Быел күпфатирлы йортлар янындагы 14 территорияне 70 млн сумга ремонтларга кирәк.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Татарстан ишегалларын яңарту буенча масштаблы программаны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. Аны гамәлгә ашыру чорында республикада 7 меңгә якын йорт төзекләндереләчәк.