Буада «Мирас» яшьләр үзәген булдыру буенча эшләр финал стадиясенә чыкты. Камил Зыятдинов урамындагы бинага җиһазлар кайтарылды, дип хәбәр итте Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов үзенең Телеграм-каналында.
- Атна саен капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын традицион рәвештә әйләнеп чыкканда, «Мирас» яшьләр үзәгенең вакытыннан алда ачылуга әзерләнүен рәхәтләнеп күзәтәм. Биредә инде җиһазларны һәм барлык җайланмаларны сатып алганнар, хәзер тирә - як территорияне тәртипкә китерәләр, - дип язды район башлыгы социаль челтәрләрдә.
Яшьләр үзәге шәһәрдә июнь аенда ук ачылыр дип көтелә. Баштагы график объектны август аенда эшләтеп җибәрүне күздә тоткан, әмма эшләр алданрак тәмамланган.
«Мирас» яшьләр үзәге төзелешенә һәм җиһазландыруга республика бюджетыннан 59 млн сум акча бүлеп бирелгән. 600 кв м мәйданлы бинада тавыш яздыру студиясе, фотосалон, конференцияләр залы урнашачак. Монда шулай ук арт- киңлек һәм медиаүзәк урнаштырылачак. Киберзал беренче катта җиһазландырыла. Анда коворкинг һәм актлар залы оештырыла.