Татарстан үзмәшгуль шәхси ярдәмче хуҗалары өчен ташламалы кредитлар бирү буенча пилот төбәк булды

2023 елның 2 июне, җомга

Шәхси ярдәмче хуҗалык (ЛПХ) алып баручы һәм авыл хуҗалыгы продукциясен үзмәшгуль статусында җитештерүне, эшкәртүне һәм сатуны гамәлгә ашыручы татарстанлылар еллык 5% ставкасы буенча ташламалы кредит ала ала. Яңа ярдәм чарасы Россельхозбанк тарафыннан РФ Хөкүмәтенең 29.12.2016 елның 1528 номерлы карарын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнгән. Элек авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә ярдәм итүнең бу чарасы оешмаларга һәм шәхси эшмәкәрләргә генә ачык иде. Татарстан белән беррәттән пилот проекты Россия Федерациясенең тагын ике төбәгендә: Липецк өлкәсендә һәм Чувашиядә гамәлгә ашырылачак.

Сезонлы эшләр кысаларында шәхси ярдәмче хуҗалары орлык, ягулык-майлау материаллары, запас частьләр, үсемлекләрне саклау чаралары, өслек- актив матдәләр, ашламалар, яшь терлек, азык, дару препаратлары, ашлык, икмәк пешерү сәнәгате өчен он сатып алуга акча җибәрә алалар. Бу максатлар өчен кыска вакытлы кредит (11 айга кадәр) 1 млн сумга кадәр бирелә.

Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате өчен авыл хуҗалыгы техникасы, машиналар һәм җиһазлар сатып алуга 2,5 млн сумга кадәр инвестиция кредиты бирелә (5 елга кадәр).

Ярдәм алу өчен үзмәшгуль граждан, шәхси хуҗалык алып баручы, кредит бирү елына кадәр 12 ай дәвамында җитештерү эшчәнлеген алып баруны раслаучы хуҗалык китабыннан өземтә тәкъдим итәргә тиеш.

Ташламалы кредит алу өчен Россельхозбанк офисына мөрәҗәгать итәргә мөмкин, гаризалар 23 яшьтән алып 70 яшькә (кредит тәмамланган вакытка) кадәрге гражданнардан кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International